Диссимиляция (охшашсызлану) –
артикуляциясе ягыннан охшаш яки якын булган ике аваздан төрле авазлар барлыкка
килү. Диссимиляция дә, ассимиляция кебек үк, юнәлеше ягыннан прогрессив һәм
регрессив, авазларның урнашуы ягыннан контактлы һәм дистактлы, нәтиҗәсе ягыннан
тулы һәм өлешчә була. Диссимиляция татар теле диалектларында һәм җанлы сөйләмдә
күп таралган: чишә-[шишә], чашкаң-[шашкаң]. Болар-регрессив дистактлы
диссимиляөия күренешләре. Диссимиляция сөйләм телендә бик актив:
коридор-[колидор], директор-[дилэктр].
Комментариев нет:
Отправить комментарий