Аккомодация (җайлашу) -  сузык һәм тартыклар әйтелешенең бер-берсенә
җайлашуы. Әйтелә торган аваз белән алдагы аваз җайлашканда, прогрессив аккомадация
барлыкка килә. Татар телендә тартыкларга сузыкларның калынлыгы нечкәлеге тәэсир
итә. 
Мисал: [җай]-[җәй], [бар]-[бәр] кебек сүзләрдә
нечкә сүзләр тартыкларны да нечкәртә.
Регрессив аккомадация булганда, артта торган аваз алдагыга тәэсир итә. [сөт],[сүтү].
Сузык авазларның тартыкларга тәэсире:
Тартык авазларның сузыкларга тәэсире:
1. Сузык авазлар тәэсирендә барлык тартыклар калын һәм нечкә
вариантта килә алалар: тор-төр, кул-күл, җыр-җир.
2. Иренләшкән сузыклар янында тартыклар беркадәр
иренләштереп әйтелә: кил-күл, шәм-шом, сал-сул.
3. [п][к][к] тартыклары ике сузык уртасында яки сузык
аваз һәм [р] сонанты арасында килгәндә, үзләренең яңгырау парлары [б] [г] [г]
белән алыштырыла: сап-сабы, тап- таба.
1. Ирен-ирен тартыклары тәэсирендә [а] авазының иренләшү
төсмере көчәя: [бабай], [матур].
2. Тел алды тартыклары тәэсирендә арткы рәт сузыклары
беркадәр алдарак әйтеләләр: җыр, чана.
3. Кече тел тартыкларытәэсирендә алгы рәт сузыклары калынрак
әйтеләләр: кәлтә-[мәкәл]
4. Борын авазлары тәэсирендә сузыклар беркадәр борын төсмере
белән әйтеләләр: кунак, нарат, таң.
Комментариев нет:
Отправить комментарий