Сингармонизм
законы.
Сингармонизм, яки сузыклар гармониясе – барлык төрки телләр өчен дә
диярлек  характерлы билге. Сингармонизмның ике төре бар – рәт
гармониясе һәм ирен гармониясе.
Рәт гармониясе – сузыкларның рәт буенча охшашланулары, җайлашулары: әгәр
сүзнең беренче иҗегендә арткы рәт сузыгы булса, калган иҗекләрдә дә сузыклар
арткы рәттә була һәм киресенчә.
Мәсәлән, башкаручыларыбыз, үткәрмәделәр һ.б. Бу күренешне
тулы, өлешчә, арадаш ассимиляция дип карап була.
Түбәндәге очракларда рәт гармониясе сакланмый:
а) алынма сүзләрдә (имтихан, галим, телефон, кофе);
б) кушма сүзләрдә (өчаяк, төнбоек, Илдус, Гөлнар);
в) кайбер зат алмашлыкларында (миңа, сиңа);
г) кайбер кушымчалар аркасында (көлсу, улмыни).
Татар телендә ирен гармониясенең эчтәлеге шуннан гыйбәрәт: әгәр сүзнең беренче иҗегендә иренләшкән [о], [ө] сузыклары булса, шуннан соңгы иҗекләрдә килүче [ы], [е] сузыклары иренләшеп, [о], [ө] булып әйтеләләр: кол-ы > [қоло́], көт-еп > [кө̌ тө́п]. Монысын туры, тулы арадаш ассимиляция дип карарга мөмкин. Шунысын искәртергә кирәк, иренләштерү тәэсире икенче иҗектә генә көчле була, калган иҗекләрдә әлеге күренеш шактый зәгыйфьләнә. Этимологик яктан бер тамырга кайтып кала торган калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр сингармоник параллельләр дип аталалар: аз-әз, акрын-әкрен, бавыр-бәгырь, ана-әни, багланыш-бәйләнеш, чыкылдау-чекелдәү һ.б.
Комментариев нет:
Отправить комментарий