Ассимиляция һәм диссимиляция җирлегендә башка аваз үзгәрешләре
дә барлыкка килергә мөмкин.
Диэреза(грек.аеру) – янәшә торган тартыкларның берсе төшеп калу.
Бигрәк тә [л][н][р] тартыклары еш төшеп калу кузәтелә. Мисал: [килтэр]-[китэр],
[анлар]-[алар].
Гаплология(грек. гади сүз) – сүздәге ике бертөсле аваз я иҗекнең берсе төшеп калу.
Сөйләмдә нинди генә ике охшаш иҗек очраса да, аның берсе йотылып кала. Мисал:
Гайшә Шариповна [гайшәриповна] булып ишетелә.
Метатеза(грек. яңадан кую) – сүздәге авазларның урыны алышыну. Төрки телләрдә
еш күзәтелә. Мисал: айлапкыч-алъяпкыч, азэрб.тел. ярпаг – тат.тел. яфрак.
Элизия – ике сүзнең беренче се сузык авазга тәмамланып, икенчесе сузыкка башланып,
бер басым астында әйтелгәндә барлыкка килә торган үзгәрешләр: бара иде-[барайдэ],
бара алган-[баралган].
Элизиянең төрләре:
1. Ике бертөрле сузык очрашканда,
аларның берсе генә кала, бер аваз кыскара: эшлә әле- [эшләлэ].
2. Ике сүз чигендә [у][ү][и]
сузыклары очрашканда, гадәттә, элизия булмый: [бэлмийкән]. Бу-сүз ахырында [у][ү][и]
авазларының тарихи рәвештә дифтонглардан килеп чыгуы белән аңлатыла.
3. Сыйфат ягыннан төрле авазлар
очрашканда, гадәттә, бер сузык аваз кыскара:
кара әтәч - [карәтәч], төрле сузыклар очрашканда,
гадәттә, икенче сузыкның беренчегә тәэсире көчлерәк була.
4. Кушылмада икенче сузык у, ү, и
булганда, күпчелек очракта дифтонг барлыкка килә я авазы кыскара:
җиргә үтте - [җиргәwтте]
5. Төрле сыйфаттагы сузыклар очрашканда,
сызыклар нинди дә булса бер сыйфаты буенча охшашланырга мөмкин:
башы әйләнде - [башәйләнде].
Кушма сүзләр ясаганда барлыкка килгән элизия күренеше,
гадәттә, орфографиядә дә чагылыш таба: таба агачы - [табагач].
Субституция(латин. алыштыру) – дип чит авазны кабул иткәндә, аны туган телдәге аваз
белән алыштыруга әйтәләр. Сөйләм теле аша рус теленнән кергән сүзләрдә шулай ук
якын артикуляцияле авазлар кулланыла: цыган-чегән, хрен-керән, печь-мич.
Комментариев нет:
Отправить комментарий