Ассимиляция

Ассимиляция (охшашлану) – тартыкларның бер берсенә тәэсир итешүе нәтиҗәсендә барлыкка килә: ике охшаш булмаган аваздан бер төрле яки якын артикуляцияле охшаш авазлар формалаша. Мисал: унбиш, иҗтимагый, күренми сүзләрендә ирен-ирен [б] авазы тел-теш [н] авазын, саңгырау [т] авазы яңгырау [җ] авазын, ирен-ирен [м] авазы тел-теш [н] авазын охшашландыра: [умбиш], [ичтыймагый], [күрэмми].
Ассимиляцияне, иң элек, икегә бүлеп карыйлар: сузыклар ассимиляциясе һәм тартыклар ассимиляциясе.

Юнәлеше буенча  ассимиляция прогрессив һәм   регрессив  төрләргә бүленә. 

Прогресссив ассимиляция булганда, аваз үзеннән соң килгән авазны охшашаландыра. 
Мисал: татар телендә борын авазларына беткән сүзләр -лар/-ләр кушымчасын -нар/-нәргә әйләндергәннәр: [урман]-[урманнар], [көн]-[көннәр].
Регресссив ассимиляция булганда, ахырдан килгән аваз алдагы авазга тәэсир итә. Төрки телләрдә регрессив ассимиляция тамыр һәм кушымчалар яки ике сүз арасында күзәтелә, алынмаларда да очрый: унбер-[умбэр]ун пар-[умпар].

Тәэсир итешүче авазларның ничек урнашуына карап, ассимиляция контактлы һәм дистактлы була.
Нәтиҗәсе буенча ассимиляция тулы һәм өлешчә төрләргә аерыла.
Ассимиляция тубәндәгечә дә бүленә:

Контактлы (тиеп тору) - ассимиляция тәэсир итешүче авазлар янәшә килгәндә күзәтелә: көнгә-[көңгә], колхозчы-[колхоччы].
Дистактлы – ассимиляциядә тәэсир итешүче авазлар бер-берсеннән башка авазлар белән аерылган була: чишмә-[шишмә].

Бер аваз икенче авазны үзенә охшашландырса, тулы ассимиляция була: алып бара-[алыппара]. Бер аваз икенчесен ниндидер бер билге буенча гына охшашландырса, өлешчә ассимиляция була: төнге-[төңгө].
Охшашлану язуда, кагыйдә буларак, чагылыш тапмый. Ләкин аерым очракларда норма буларак кереп киткән күренешләр дә бар. Татар телендә Сөембикә исеме Сөен һәм бикә сүзләреннән ясалган, эмма язылышта Сөембикә булып йөри.
Ассимиляциянең барлык төрләрен, беренче булып, Г.Алпаров тасвирлаган. Ул кулланган терминология бик үзенчәлекле: туктар аваз, башлар аваз, яңгыравыклы аваз, янгыравыксыз аваз, юлдаш (пар) аваз, авазларның бер-берсенә йотылуы(ассимиляция), авазларның уңай тәэсире (борынассимиляциясе).

1. Янгыраулыкта - сангыраулыкта ярашу. Прогрессив ассимиляциянең бу төре тамырга һәм нигезгә кушымчалар ялганганда барлыкка килә: яңгырау һәм сонор авазларга беткән сүзләргә – яңгырау аваз  белән башланган, саңгырау авазга беткән сүзләргә саңгырау аваз белән башланган кушымчалар ялгана. Бу күренеш тартыклар гармониясе дип тә атала. Мисал:[көз-дән], [кис-кән].
2.   Борын ассимиляциясе. Бу прогрессив ассимиляция борын авазларына тәмамланган сүзләргә кушымчалар ялганганда барлыкка килә. Мисал: [урманнар], [болынлар]. Бу кагыйдәнең бер искәртмәсе бар. –лы/ле, -лык/ -лек, -ла/ - лә, -лап/ - ләп кушымчалары ялганганда , кызу сөйләм стилендә борын ассимиляциясе барлыкка килсә дә,аларны үзгәртмичә әйтү татар әдәби телендә орфоэпик норма булып кабул ителгән. Мисал: [унлап], [аңлы], [унлык].
3.   Ирен ассимиляциясе. Бу регрессив ассимиляөия шуннан гыйбарәт: сүз ахырында[н] авазы килсә, һәм аннан соң килгән кушымча ирен-ирен тартыгы ([б], [м], [п]) булса, сүз азагында [н] ирен-ирен авазына әйләнә, һәм ясалыш буенча охшашлану барлыкка килә: унбер-[умбэр], унбиш-[умбиш].
4.   Тел арты һәм кече тел ассимиляциясе. Сүз азагында [н] авазы килеп, кушымчалар [б], [г] яки [к],[к] авазларына башланса, [н] авазы [ң] булып әйтелә. Бу очракта регрессив ассимиляция күзәтелә: иртәнге-[иртәңгэ], мин генә-[миңгенә], сүнгән-[сүңгән].
5.   [с], [з] авазларына тәмамланган сүзләргә [с], [ч] авазларына башланган кушымчалар ялганса яки сандхи очрагында бу авазлар [ч],  [җ], [ж], [ш] авазлары белән очрашса, шулай ук регрессив ассимиляция барлыкка килә:
кыз+чык  - [кыччык]сүз-чән - [сүччән].

Комментариев нет:

Отправить комментарий