Татар фонетикасының тарихы

Фонетика – тел белеменең бер бүлеге, ул авазларны, аларның кушылмаларын, аваз үзгәрешләрен өйрәнә. Татар теленең фонетикасына караган беренче мәгълүматлар XVIII-XIX йөзләрдә басылган дәреслекләрдә чагылыш тапканнар (С. Хәлфин, И. Гиганов, А. Троянский, М. Иванов, М. Мәхмүдов һ. б). Монда аваз белән хәреф аерылмый, татар телендә 3 сузык барлыгы бәян ителә.
Фонетика буенча беренче мәгълүматларны С. Хәлфиннең 1778 нче елда басылган “Азбука татарского языка с обстоятельным описанием букв и складов” исемле әлифбасыннан табарга була.
К. Насыйринең “Әнмүзәҗ”ендә (1895; 1975) инде 3 хәреф белән белдерелгән 10 сузык аваз турында әйтелә, авазлар сөйләм аппаратына бәйләп төркемләнә, аваз үзгәрешләренә игътибар бирелә.
Г. Алпаровның 1926 нчы елда басылган “Шәкли нигездә татар грамматикасы” хезмәтендә татар авазлары фәнни нигездә характерлана. Ул авазларның ярашуы, охшашсызлануы, дөрес әйтелеше мәсьәләләренә ачыклык кертә, сүз басымын һәм иҗек төзелешен өйрәнә.
В.А. Богородицкий Казанда Россиядәге иң беренче эксперименталь фонетика лабораториясен оештыра (1884), татар теле буенча эксперименталь-фонетик тикшеренүләр үткәрә. Сүзләрдәге тон хәрәкәтен тасвирлый, авазларның озынлыгын, көчен тикшерә.
В.А.Богородицкийның идеяләрен аның шәкерте Г.Шәрәф дәвам итә. Ул авазларның артикуляция үзенчәлекләрен тикшерә; кимографик язмаларның графикларына таянып, төрле фонетик позицияләрдә авазларның озынлыклары ничек үзгәрүен билгели, басымның һәм иҗек төренең аваз озынлыгына тәэсирен ачыклый.
Р.Ф.Шакированың “Хәзерге татар теле фонетикасына кереш” (1954) хезмәте татар теленең авазларын тасвирлаган беренче монографик хезмәт булып тора. Биредә беренче тапкыр авазлар фонологик яктан карала башлыйлар, аваз үзгәрешләренең төрләре билгеләнә, интонациянең кайбер мәсьәләләре яктыртыла, татар телендә 12 сузык фонема булуын әйтә.
1970 нче еллардан башлап татар теле фонетикасы буенча хезмәтләр Х.Х.Сәлимов эшчәнлеге белән бәйләнгән.
Р.Ф.Шакирова татар әдәби телендә 12 сузык аваз барлыгын алга сөрә. (Алдагы хезмәтләрдә дә шул фикер бәян ителә). 9ы – татар сүзләрендә, 3се – урыс теленнән кергән алынмаларда кулланыла.


Комментариев нет:

Отправить комментарий