Аваз турында төшенчә

Аваз - сөйләмнең таркалмый торган иң кечкенә берәмлеге. Аваз мәгънә ясамый, матди берәмлек түгел. 





Сузык авазлар

Сузык авазлар - үпкәдән килә торган һава агымының, каршылыкка очрамыйча, тавыш (тон) ярдәмендә генә ясалган сөйләм авазлары.
Хәзерге вакытта исә татар телендә 12 сузык фонема бар дип өйрәнелә: [а],[ә],[у],[ү],[о],[ө],[ы],[э],[и], рус теленнән кергән 3 алынма сузык: [о],[ы],[э]. Сузыклар ясалышында тел һәм иреннәрнең торышы зур әһәмияткә ия.



Сузык авазларны төркемләү:


1.Телнең горизаонталь юнәлешенә карап, сузык авазлар арткы һәм алгы рәт сузыкларына бүленә: 
Арткы рэт сузыклары: [а],[у],[о],[ы],[ы] [о]. 
Алгы рэт сузыклары: [ә],[ү],[ө],[э],[и][э].



2.Телнең вертикаль юнәлештәге хәрәкәтенә карап 3 төркемгә бүленә:

Югары: [у],[ү],[и][ы],[ы]
Урта:[э],[о],[ө],[о],[э] 
Түбән: [а],[ә].



3.Авазларның ясалышында иреннәрнең катнашу-катнашмавына карап: 

Иренләшкән: [ү],[ө],[у],[о],[о]
Иренләшмәгән: [и],[ә],[э],[э],[ы],[ы],[а]



4.Акустик яктан, сузык авазлар озынлык/кыскалык структурасы белән аерыла: 

Кыска авазлар: [о],[ө],[ы],[э]; 
Озын авазлар: [а],[ә],[у],[ү],[и][о],[ы],[э].

Тартык авазлар 

Тартык авазларны әйткәндә үпкәдән килә торгн һава агымы сөйләм органнарының кайсы урынында булса да тоткарлыкка очрый, һава агымы көчле була.тартык авазлар шау һәм тавыштан (шаудан, шау+тавыштан) торалар. 
Татар телендә 28 тартык фонема бар. 



Тартык авазларн төркемләү:



Артикуляцион яктан тартык авазлар түбәндәгечә төркемләнәләр:

Ясалу урыны буенча: үпкәдән килүче һава агымына тоткарлык ясалган урынга карап: 
ирен-ирен [б], [п], [w], [м]
ирен-теш [ф], [в]
тел алды [д], [т], [ц],[с], [ч], [щ], [ш], [з], [ж], [җ], [н], [л], [р]
тел уртасы [й]
тел арты [к], [г]
кече тел (увуляр) [қ], [ғ], [х], [ң]
йоткылык (фарингаль) [һ]
бугаз (ларингаль) [ء].



Ясалу ысулы буенча: һава агымына тоткарлыкның ни рәвешле ясалуына карап: 

йомык [б], [п], [д], [т], [ц], [г], [к], [қ], [ء]
өрелмәле [ф], [в], [с], [ч], [ш], [щ], [з], [ж], [җ], [й], [х], [һ], [ғ],[w]
ярымйомык [м], [н], [л], [ң]
калтыраулы [р].



Акустик яктан тавыш һәм шауның катнашу дәрәҗәсенә карап тартыклар: 

сонор [р], [м], [й], [н], [ң], [л], [w]; 
шаулы яңгырау: [б], [в], [д], [з], [ж], [җ], [г], [ғ] 
шаулы саңгырау: [п], [ф], [т], [с], [ш], [ч], [к], [қ], [ц], [щ], [х], [һ], [’].

Сингармонизм



Комментариев нет:

Отправить комментарий