Позицион аваз үзгәрешләре

Сөйләм агышында булган аваз үзгәрешләренең кайберләре авазның сүздәге урыны һәм нинди иҗектә килүенә бәйле. Бу төр үзгәрешләр тартылар өлкәсендә дә, сузыклар өлкәсендә дә күзәтелә һәм аны тел белемендә позиөион үзгәрешләр дип атыйлар.

Позицион үзгәрешләр:
Протеза – янәшә тартыклар алдына сузык өстәлү: шляпа-эшләпә, скамья - эскәмия, скирда - эскерт, шкаф - ышкаф, стена - ыстена.
Эпентеза – янәшә тартыклар арасына сузык өстәлү: клеть -келэт, бревно - бурәнә, смола - сумала, кровать - карават, книга-кенәгә, трактор-тырактыр.
Редукция – басымсыз иҗектә килгәндә, [ы, е, о, ө] сузыкларының кыскарып килүе: борыны-борно
Эпитеза – сүз ахырына аваз өстәлү: отпуск - отпускы, пропуск- пропускы, Саранск - Сарански, Уральск - Уральски.
Апокопия – сүз башында яисә сүз ахырында басымсыз сузыкның төшеп калуы: минута - минут, секунда -секунд, квартира - квартир, гәҗит-газета.

Комментариев нет:

Отправить комментарий